Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада 21 юл чатында һәм 12 җәяүлеләр кичүендә камералар куелачак

1 сентябрьгә кадәр барлык эшләр дә тәмамланырга тиеш.

Түбән Камада «Куркынычсыз шәһәр» программасы буенча тагын 116 видеокамера урнаштырылачак.

Видеокүзәтү камералары 21 юл чатында һәм 12 җәяүлеләр кичүендә куелачак, дип сөйләде «эшлекле дүшәмбе»дә «Мәгълүмат үзәге» директоры Максим Шаронов.

«Эшләрне «Таттелеком» компаниясе башкара. 1 сентябрьгә кадәр барлык эшләр дә тәмамланырга тиеш», — дип ачыклык кертте Максим Шаронов.

Моннан тыш, быел җәмәгать киңлекләренә дә камералар куярга планлаштыралар — бу Нефтехимиклар паркы, Кызыл Чишмә поселогы һәм башка җәмәгать киңлекләре.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев