Түбән Камада 2026 елда беренче булып кыз бала туды
Сабый Вәлиевлар гаиләсендә икенче бала.
2026 елда Түбән Камада туган беренче бала кыз бала булды. Перинаталь үзәге булган Түбән Кама балалар район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яңа туган бала 1 гыйнварда 4 сәгать 53 минутта дөньяга килгән. Аның авырлыгы — 3 940 грамм, буе — 50 см.
Бу Вәлиевлар гаиләсендә икенче бала.
«Яшь әти-әниләрне котлыйбыз. Сабыйга нык сәламәтлек һәм бәхет телибез!» — диелә учреждениенең телеграм-каналындагы язмада.
Фото: https://t.me/dgbspcnk
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев