Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада 2024 елда 685 мошенниклык очрагы теркәлгән

2023 елда бу сан 747 тәшкил иткән.

Түбән Камада Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең 2024 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.

Шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җыелышта Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе башлыгы Руслан Бәдретдинов һәм Түбән Кама мэры Рамил Муллин катнашкан.

Утырыш барышында мөрәҗәгатьләрнең 45 процентка артуы билгеләп үтелде. Шул ук вакытта Түбән Кама Эчке эшләр министрлыгы системасына 6 меңнән артык язма мөрәҗәгать килгән. Барлыгы 42 мең хәбәр һәм гариза теркәлгән.

Шулай ук Руслан Бәдретдинов шәһәрдә мошенниклык җинаятьләрен ачу республика күрсәткечләреннән югарырак булуын билгеләп үтте. Бер ел эчендә 685 мошенниклык очрагы теркәлгән, 2023 елда бу сан 747 тәшкил иткән.

Моннан тыш, 2024 ел нәтиҗәләре буенча теркәлгән авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны кимү, наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләрне ачу саны арту, урлау һәм мошенниклар һөҗүмнәре саны кимү күзәтелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев