Түбән Камада 200 күрсәткеч буенча тикшерүләр үткәрәчәк лаборатория ачылды
Экология сагында. Бүген Түбән Камада Лаборатория анализы һәм техник үлчәүләр үзәгенең заманча лабораториясе ачылды.
Ул – федераль әһәмияткә ия булган уникаль объект. Биредә 200 күрсәткеч буенча тикшерүләр үткәреләчәк. Тантаналы чарада Татарстанның экология министры Азат Зиһаншин белән Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров катнашты.
Түбән Кама тарихында – истәлекле вакыйга. Дәрәҗәле кунаклар – заманча лаборатория ачылышында катнаша. Ул Россия табигать күзәтчелеге структурасына керә. Моңа кадәр белгечләр республиканың өч районында контроль үткәрсә, хәзер – 22 районда.
Федераль әһәмияттәге объект ике бүлекчәдән тора – Казанда һәм Түбән Камада. Шәһәрдәге филиалны Айрат Шиһапов җитәкли.
Лаборатория бинасын карап чыккач, экология министры белән Түбән Кама районы башлыгы яңа объектның югары дәрәҗәдә җиһазландырылуына инандылар. Монда һава атмосферасы, су, туфрак составын тикшерү буенча анализлар үткәреләчәк. Барлыгы 200 күрсәткеч буенча!
«Уңышлы эшләвегезне, муниципаль район, эре предприятиеләр белән хезмәттәшлек итүегезне телим. Түбән Кама районы территориясендә 400дән артык объект бар. Бергәләп эшләү нәтиҗәсендә мондый лабораторияләр барлыкка килә», - диде Россия табигать күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров.
Россия табигать күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе хәбәр иткәнчә, Түбән Кама районында атмосфера һавасын мониторинглау системасы инде эшли. Биш автомат станция һәм күчмә лаборатория реаль вакыт режимында күзәтүләр алып бара, мәгълүматларны ТР Экология министрлыгы белгечләренә тапшыра. Система шулай ук предприятиеләрдә урнаштырылган локаль мониторинг постларына да тоташтырылган.
«Росприроднадзор шәһәребез экологиясе сагында тора. Түбәнкамалылар сезнең структурага ышаныч белдереп, ярдәм тоялар», - диде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Радмир Беляев.
Шәһәр мэры быел Түбән Кама 60 еллыгын билгеләп үтүен һәм мондый мөһим объектның юбилей елында ачылуы куанычлы вакыйга булуын ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев