Түбән Камада 2 тәүлеккә Шинчылар проспекты участогын ябачаклар
Бу хакта Дәүләт автоинспекциясе кисәтә.
Түбән Камада Нефтьче көнен бәйрәм итү уңаеннан Шинчылар проспектының «Манзара» сәүдә үзәгеннән алып Вахитов проспекты киселешенә кадәрге участогын транспорт өчен ябачаклар. Бу хакта Дәүләт автоинспекциясе кисәтә.
Хәрәкәт ике якка да 22 августта сәгать 12 дән башлап 24 августның иртәнге 6 сәгатькә кадәр ябык булачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев