Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада 2 нче Промышленная урамындагы сәнәгать зонасында юлны төзекләндерәләр

Юлны ремонтлау Татарстан Рәисе ярдәме белән мөмкин булды.

Түбән Камада 2025 елда 2 нче Промышленная урамындагы сәнәгать зонасында юлны капиталь ремонтлау башланачак. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев хәбәр итте.

Быел беренче этапта 2,7 км озынлыктагы участок яңартылачак, диде ул.

Юлны ремонтлау Татарстан Рәисе ярдәме белән мөмкин булды.

«Шәһәрнең иң проблемалы участогын — 2 нче Промышленная урамындагы юлны ремонтлау мәсьәләсе буенча без Татарстан Рәисенә мөрәҗәгать иттек. Рөстәм Нургалиевич карары буенча юлларны капиталь ремонтлауның беренче этабын үткәрүгә 397 млн сум бүлеп биреләчәк», — дип язды Радмир Беляев үзенең телеграм-каналында.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев