Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада 14 сентябрьдә шәһәр Советы депутатларын сайлаулар узачак

2025 елның сентябрендә хәзерге состав депутатларының вәкаләтләре чоры тәмамлана.

Советлар йортында бишенче чакырылыш Түбән Кама шәһәр Советына депутатлар сайлауны билгеләү турындагы карар проекты буенча фикер алыштылар. 

2025 елның сентябрендә хәзерге состав депутатларының вәкаләтләре чоры тәмамлана. Безнең ил законнары нигезендә муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауны муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы билгели.

Россия Федерациясендә бердәм тавыш бирү көне — сентябрьнең икенче якшәмбесе. Фикер алышудан һәм кисәтүләр булмауны ачыклаганнан соң депутатлар тәкъдим ителгән вариант өчен тавыш бирделәр. Бишенче чакырылыш Түбән Кама шәһәр Советы депутатларын сайлау 2025 елның 14 сентябренә билгеләнде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев