Түбән Камада 13 кеше талпан кадалудан зыян күргән
Шуларның 6сы — балалар.
Сигезенче апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Түбән Кама районында 13 кешегә талпан кадалу очрагы теркәлгән, шуларның алтысы — балалар.
Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы буенча «Гигиена һәм эпидемиология үзәге»ндә хәбәр иттеләр.
Роспотребнадзор белгечләре искәртә: талпаннар — талпан боррелиозы (Лайм авыруы) таратучы булырга мөмкин. Инфекция төрле симптомнарга китерергә мөмкин, шул исәптән бизгәк, баш авырту, арыганлык һәм мишеньне хәтерләткән специфик таплар.
Түбән Кама халкына саклык чараларын үтәргә: табигатькә барганда ябык һәм ачык төстәге кием кияргә, репеллентлар кулланырга, табигатьтә йөргәннән соң үзеңне һәм хайваннарны тикшерергә кушалар. Талпан табылган очракта, кичекмәстән хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев