Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада 10 гыйнварда эстафеталар һәм концерт белән «Кышкы күңел ачулар» бәйрәме узачак

Чара «Татарстанда кыш» программасы кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган «Күрше» халык конкурс-фестивале кысаларында узачак.

Түбән Камада 10 гыйнварда дәүләт татар драма театры каршындагы мәйданда «Кышкы күңел ачулар» («Зимние забавы») чарасы узачак.

Программада:

  • Кыш бабай һәм Кар кызы котлавы белән бер сәгатьлек театральләштерелгән тамаша;
  • команда ярышлары, җитезлеккә эстафеталар, кышкы җырлар конкурсы һәм иҗади мастер-класслар;
  • уеннарда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы, шулай ук Яңа елга подъездларын һәм ишегалларын бизәүдә аерылып торган иң актив кешеләргә дипломнар һәм призлар тапшыру.

Чара «Татарстанда кыш» программасы кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган «Күрше» халык конкурс-фестивале кысаларында узачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Күрше» фестивале грантына беренче чара Түбән Камада 30 декабрьдә Кайманов урамындагы 11 нче йорт ишегалдында узды.

«Фестиваль күршеләрне берләштерә, бәйрәм атмосферасы һәм ишегалларында җанлы аралашу тудыра. Яңа ел каникуллары чорында чаралар дәвам итәчәк. Сезне актив катнашырга, гаиләгез һәм якыннарыгыз белән бергә вакыт уздырырга чакырам», — дип билгеләп үтте Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев