Түбән Камада 1 октябрьдән генераль җыештыру эшләре башлана
Традиция буенча көз көне шәһәрдә чәршәмбе һәм шимбә өмәләре уза.
Түбән Камада шәһәр җитәкчеләренең атналык планеркасы булды. Аның барышында 1 октябрьдә масштаблы генераль җыештыру башланачагы билгеле булды. Традиция буенча көз көне шәһәрдә чәршәмбе һәм шимбә өмәләре уза. Бу кышкы чор алдыннан территорияләрне төзекләндерү буенча чаралар комплексы.
Шулай ук җитәкчеләрнең атналык киңәшмәсендә балаларның җәйге сәламәтләндерү ялына йомгак ясалды. Ул 9,5 меңнән артык баланы колачлаган. 27 мәктәп яны, 4 стационар һәм 5 палаткалы лагерь эшләгән.
«Авыр тормыш хәлендә калган балаларга һәм яшүсмерләргә, шулай ук ата-аналары МХО катнашучылары булган балаларга аерым игътибар бирелә», — дип сөйләде Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Фәрит Шәяхмәтов.
Гомумән, Түбән Кама районында махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм тулы бер чаралар комплексын күздә тота. Бертуктаусыз ярдәм сугышчыларның үзләренә дә килә. Мисал өчен, «Армия туганлыгы» волонтерлары «Түбән Кама-Без бергә!» акциясе кысаларында фронтка ярдәм җыю өчен QR-код булдырган иде. Ярдәм туплау дәвам итә, дип искә төшерделәр эшлекле дүшәмбедә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев