Түбән Камада 1 апрельдән санитар икеайлык старт ала
Өмәләр 3 этапта үткәреләчәк.
1 апрельдән шәһәр һәм район территориясендә санитар икеайлык старт ала.
Өмәләр 3 этапта — 9-11, 16-18 һәм 23-25 апрель көннәрендә үткәреләчәк. Барлык беркетелгән участокларны чүп-чардан җыештырырга; газоннарны иске яфраклардан арындырырга; бордюрларны чистартырга, тузаннан арындырырга һәм буярга; тиешсез урыннарга ябыштырылган рекламадан чистартырга, шулай ук коммерцияле оешмаларның фасадларын тәртипкә китерергә кирәк булачак.
Корыган агачларны, авыру агачларны җыю һәм яңа үсентеләр утырту буенча да зур эшләр башкарылачак. Санитар икеайлык барышында санкцияләнмәгән чүплекләр дә бетереләчәк.
Муниципаль район башлыгы Рамил Муллин барлык халыкны зур өмәләргә актив кушылырга уртак тырышлык белән шәһәрне чистарак һәм матуррак итәргә чакырды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев