Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама журналисты Александр Комаров махсус хәрби операция зонасында һәлак булган

Бу хакта Александрның хатыны Яна Енькова хәбәр итте.

Бүген Түбән Кама журналисты, «Татмедиа» АҖ филиалы — НТР медиахолдингы хезмәткәре Александр Комаровның һәлак булуы турында билгеле булды. Бу хакта Александрның хатыны Яна Енькова хәбәр итте.

Александр чакырылыш буенча армиядә хезмәт итмәгән, әмма Ватанны саклау өчен сафка басу һәркемнең намусы һәм бурычы дип санаган. Ул, үз илен саклау хокукын исбатлап, бу мөмкинлеккә иреште һәм үз теләге белән Татарстанның «Алга» батальонында хезмәт итте.

Александрның хезмәттәшләре аның турында талантлы тележурналист буларак сөйли. Ул 2010 елда НТР телеканалында эшли башлый. Башта корреспондент, яңалыклар алып баручысы була, соңгы елларда программалар эшләү бүлеген җитәкли.

«Түбән Кама телерадиокомпаниясе» һәм «ТАТМЕДИА» АҖ коллективы, генераль директоры Шамил Садыйков, хезмәттәшенең һәлак булуы сәбәпле, якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклаша.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев