Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама хирургы махсус хәрби операциядән кайткан сугышчы ярасыннан ядрә кыйпылчыгы алган

Хәзер пациент табиблар күзәтүе астында.

Түбән Камада махсус операциядән кайткан 35 яшьлек хәрби хезмәткәргә операция ясаганнар.

Ир-ат сугыш барышында яралана. Миномет снарядының кыйпылчыгы култык асты өлкәсенә эләгә, калак сөягенә бәрелеп чыгып оча, нәтиҗәдә тишек кала. Сугышчыны көчле авыртулар җәфалый, ул кулын күтәрә алмый һәм начар йоклый.

Ир-ат үзәк район хастаханәсенең 1 нче хирургия бүлегенә җибәрелә. Операцияне бүлек җитәкчесе Мортазали Рамазанов үткәрде, дип хәбәр итә хастаханәнең матбугат хезмәте.

Кыйпылчыкны алу өчен хирургка магнит кыскычлар кулланырга туры килә. 

Операция якынча 1,5 сәгать дәвам итә. Кыйпылчык зур түгел — киңлеге 1 сантиметр, озынлыгы 2 см га якын.

Хәзер пациент табиблар күзәтүе астында. Аны дәвалаучы табиб Рөстәм Фәсхетдинов ир-атның хәле канәгатьләнерлек булуын, үзен яхшы хис итүен һәм инде хастаханәдән чыгарга әзерләнүен раслады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев