«Түбән Кама хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы көчле рухлы әниләрне бәйрәм белән котлады
«Түбән Кама хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы сәламәтлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләр өчен Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм оештырды.
Күңел ачу чаралары Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрында үткәрелде.
Гүзәл затлар өчен бай эчтәлекле программа әзерләнде: флористика буенча осталык дәресе, матур фотосессия, һәм, әлбәттә, тәмле чәй эчү. Кунакларны Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры коллективы «Әниләр һәм бәбиләр» спектакле белән сөендерде.
«Сез күпләргә үрнәк. «Үзенчәлекле» балалар тәрбияләве җиңел эш түгел, әмма сез тормышның ямен, матурлыгын белеп яшисез. Сез – көчле рухлы һәм олы йөрәкле хатын-кызлар, без сезнең белән горурланабыз», – дип белдерде Түбән Кама шәһәре мэры урынбасары Марина Камелина.
«Түбән Кама хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы үткәргән бу бәйрәм – матур традициягә әверелде. Көчле рухлы аналарның йөзләреннән нур бөркелү, аларның елмаюы – оештыручылар өчен дә зур бәхет.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев