Түбән Кама халкына күп балалы гаиләләрнең музейларга бушлай йөри алуын искәрттеләр
РФ Президенты Владимир Путин Указы буенча, мондый хокук күп балалы гаиләләргә 2024 елның 1 октябреннән бирелгән.
Түбәнкамалыларга күп балалы гаиләләрнең Россиянең теләсә кайсы ноктасында һәм теләсә кайсы вакытта музейларга бушлай йөри алуы турында искә төшерделәр.
РФ Президенты Владимир Путин Указы буенча, мондый хокук күп балалы гаиләләргә 2024 елның 1 октябреннән бирелгән.
«Безнең музейда күп балалы гаиләләргә музейның даими экспозицияләренә бушлай керү тәкъдим ителә (экскурсия хезмәтеннән башка). Өстәмә хезмәтләр өчен расланган прейскурант нигезендә аерым түләргә кирәк булачак», — дип билгеләп үттеләр Түбән Каманың комплекслы музеенда.
Музейга бушлай керү өчен күп балалы гаиләнең QR-кодын яки таныклыгын күрсәтергә кирәк булачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев