Түбән Кама халкын Май чабу бәйрәменә чакырдылар
Күңел ачу чарасы якшәмбе, 2 мартта узачак.
Түбән Кама халкын һәм кунакларны Масленица бәйрәменә чакырдылар! Күңел ачу чарасы якшәмбе, 2 мартта узачак.
Шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Халык иҗаты йорты янындагы мәйданда күңел ачу программасы сәгать 10 да башлана.
11:30 да кунакларны театральләштерелгән тамаша көтә, аның ахырында традиция буенча карачкы яндыру булачак. Шулай ук шәһәр артистлары һәм иҗат коллективлары катнашында концерт оештырыла.
Май чабу бәйрәмендә катнашучыларны күңелле уеннар, эстафеталар, ярышлар, әйлән-бәйлән, коймак һ.б. көтә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев