Түбән Кама халкы бакчаларга автобуслар хәрәкәтен 1 ноябрьгә кадәр озайтуны сорый
Узган ел Түбән Камада бакчаларга баручы автобуслар 17 октябрьдә йөрүдән туктаган иде.
Түбән Камада халкы дача массивларына автобуслар хәрәкәтен 1 ноябрьгә кадәр озайтуны сорады. Үтенечләрен бакчачылар социаль челтәрләрдә язды.
Шулай ук Түбән Кама халкы бакчаларда электр урын сүндерү вакытын күчерүне сорый.
«Автобуслар расписаниесен һәм ут бирүне 1 ноябрьгә кадәр озайтырга ярамыймы? Һава торышы матур тора, дача мәшәкатьләренең октябрь уртасында беркайчан да беткәне юк», — дип яза бер түбәнкамалы.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Түбән Камада бакчаларга баручы автобуслар 17 октябрьдә йөрүдән туктаган иде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев