Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама волонтерлары махсум операциядәгеләр өчен ярты тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрделәр

Дистәләгән тартма һәм капчык-капчык әйберләр. «Добромамы» һәм армия туганлыгы төркеме волонтерлары хәрбиләргә гуманитар йөк җибәрделәр.

Игелекле эштә шулай ук  Вокзальная урамындагы 2нче йортта яшәүчеләр, Ионн Кронштадский чиркәвенә йөрүчеләр дә катнаштылар.

Вокзальная урамындагы 2нче йортының болдыры тартмалар һәм капчыклар белән тулган. Гуманитар йөк алгы сызыкка җибәрүгә әзер. Ике атна эчендә ярты тоннан әйбер җыелган.  
«Бүген без урын-җир, азык-төлек, медикаментлар, шәмнәр-ир-егетләргә көндәлек өчен кирәк-яраклар җибәрәбез. Шулай ук акча җыябыз, БПЛА өчен запас частьләр сатып алабыз», – дип сөйли оештыручылар.

Гуманитар ярдәм «Добромамы» һәм армия туганлыгы төркеме волонтерлары тырышлыгы белән җыелган. Игелекле эштә шулай ук  Вокзальная урамындагы 2нче йортта яшәүчеләр, Ионн Кронштадский чиркәвенә йөрүчеләр дә катнашканнар.

«Ярдәм итәргә кирәк. Мин үзем дә барыр идем, ләкин миңа инде 73 яшь. Анда яшь егетләр. Менә аларга ярдәм», – дип уртаклашты Вокзальная урамындагы 2 нче йортта яшәүче.

Ярдәм – адреслы, әйберләрне 13нче танк полкы хәрбиләре соравы буенча җыйганнар. Түбәнкамалылар пилотсыз системалар бүлекчәләренә даими булышалар. Йөкне дә волонтерлар үзләре илтеп тапшыралар. Газель башта әйберләрне Чаллыда калдыра, аннан зур фура Мәскәүгә китәчәк.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев