Түбән Кама волонтерлары алгы сызыкка 58 машина җибәргәннәр
Алгы сызыкка – 58 машина! Волонтерлар тагын дүрт машина әзерләп җибәрәчәкләр.
«Гуманитарка Татарстана» төркеме волонтерлары авыл халкы белән берлектә хәрбиләргә автомобильләр белән булыша. Әлеге техника солдатларга тиз хәрәкәт итәргә, тиешле урыннарга азык-төлек, дарулар илтеп җиткерергә һәм яралыларны ташырга ярдәм итә.
Белгечләр әйтүенчә, двигательнең карбюраторын чистартырга, ягулык системасын алыштырырга, тормозны яңартырга кирәк. Машинаны башыннан ахырына кадәр карап чыгасы бар. Иске «Лада»ны ремонтлау өчен якынча 4 көн кирәк. Бу автомобиль махсус хәрби операция зонасына әзерләнә.
«Машинаны махсус хәрби операциягә әзерлибез. Эш күп. Барлык запчастьләрне карап, тузганнарын яңартабыз», – ди волонтерлар.
Хәрбиләргә мондый автомобильләрне гадәттә бүләккә бирәләр. Бу машина – Кызыл Чапчак авылыннан. Район халкы солдатларга һәрвакыт булыша. «Гуманитарка Татарстана» төркеме волонтерлары шәһәр автосервислары белән хезмәттәшлек итә.
«Без автомобильләрне ремонтлау белән шөгыльләнәбез. Махсус операция башланганнан бирле үз өлешебезне кертергә булдык, шундый карар кабул иттек. Алгы сызыктагы егетләргә техника ремонтлыйбыз», – ди автосервис хезмәткәрләре.
«Гуманитарка Татарстана» төркеме волонтерлары махсус хәрби операция башланганнан бирле, фронтка 58 машина җибәргән. Әлеге техника солдатларга тиз хәрәкәт итәргә, тиешле урыннарга азык-төлек, дарулар илтеп җиткерергә һәм яралыларны ташырга ярдәм итә.
Хәзер волонтерлар тагын 3 автомобиль әзерли. Зур ярдәмнәре өчен солдатлар тылдагы дусларына рәхмәт әйтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев