Түбән Кама Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлназ Арслановага ТР атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде
ТР премьер-министры Алексей Песошин Түбән Кама Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлназ Арслановага дәрәҗәле бүләк тапшырды. Аңа күпъеллык фидакарь хезмәте өчен «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелде.
Гөлназ Арсланова Түбән Кама районының Ташлык авылында туган. Хезмәт юлын 2004 елда Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә китапханәче булып башлап җибәргән.
2008 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган.
Бер елдан соң «Татнефть-НК-ойл» ҖЧҖендә маркетинг менеджеры булып эшли башлаган. 2010 елда Түбән Кама шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханә системасы»нда китапханәче, аннары әйдәп баручы методист һәм баш китапханәче вазифаларын башкарган.
2013 елда Гөлназ Арсланова Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлап, икенче һөнәр – юрист белгечлеген алган.
Бер елдан соң Түбән Кама Үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры итеп билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев