Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама үзәк хастаханәсендә стационарларга йөрүгә вакытлыча чикләүләр керттеләр

Бу мәҗбүри, әмма хастаханәгә инфекция керүне булдырмау өчен кирәкле чара.

Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә 14 октябрьдән стационарда пациентларга баруга вакытлыча чикләүләр кертелде. Хастаханәнең матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, бу пациентлар һәм медицина персоналының сәламәтлеген саклау өчен ОРВИ һәм грипп белән авыру сезоны якынлашу белән бәйле.

«Стационарларда пациентларга йөрү вакытлыча тыелган. Бу мәҗбүри, әмма хастаханәгә инфекция керүне булдырмау өчен кирәкле чара», — дип билгеләделәр хастаханәдә.

Шул ук вакытта пациентларны караучы туганнарны стационарга бүлек мөдирләре яки дәвалаучы табиб имзалаган пропусклар буенча кертәчәкләр. Аларның үзләре белән битлекләре, алмаш аяк киеме һәм халаты булырга тиеш.

«ОРВИ авыруының кискен артуы хәзер күзәтелмәсә дә, без эпидемиологик иминлекне саклап калу өчен алдан ук превентив чаралар күрәбез», — дип аңлаттылар табиблар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев