Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама үсешенә зур өлеш кертте

Муниципаль район башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Муллин, 3,5 ел нәтиҗәле эшләгәннән соң, яңа хезмәт урынына күчү сәбәпле, үз вазифасыннан китә.

Аның эшләү дәверендә Түбән Кама сизелерлек үзгәрде: тагын да яшелләнде һәм халыкка яшәү өчен күбрәк уңайлыклар тудырылды. Кешеләрне күпләп җәлеп итә торган җәмәгать киңлекләре һәм ял итү урыннары барлыкка килде, шәһәрне 55 километр велосипед юллары һәм променадлар уратып алды, узган ел гына да ярты миллионга якын агач утыртылды. 65 км чамасы автомобиль юллары ремонтланды, аларның өслекләре генә алыштырылып калмады, ә урамнарның һәм проспектларның тышкы бизәлеше дә яхшыртылды. 

Юл инфраструктурасы буенча куркынычсызлык утраучыклары, проекцион "зебра«лар, аергыч полосалардагы кече архитектура корылмалары кебек заманча чишелешләр кертелде. 2024 ел башында Рамил Хәмзә улы шәһәрне үстерү мастер-планын тәкъдим итте. Әлеге проект нигезендә, Түбән Кама «урмандагы шәһәр», «уңайлы хәрәкәт шәһәре» һәм «полицентрик шәһәр» булып әвереләчәк.

Әлбәттә, башкарылган барлык эшләрне санап чыгу һич мөмкин түгел, шуңа күрә түбәндә Рамил Хәмзә улының район башлыгы, Түбән Кама мэры вазифасындагы төп эш нәтиҗәләрен генә язабыз: 

Коммуналь челтәрләр
Коммуналь челтәрләрнең тузуы 80 процентка җиткәнлектән, шәһәрдә хәлиткеч карар кабул ителде. 2024 елда җылылык һәм су белән тәэмин итү челтәрләрен «Татэнерго» АҖенә тапшырдылар. Районда иң начар хәлдәге 22 участокта 1,1 миллиард сумлык 18 километр чамасы озынлыктагы челтәр алыштырылды. Быел коммуналь инфраструктураны модернизацияләүгә башлангыч инвестиция планы 2 миллиард сумга кадәр артты. Республикада беренче мәртәбә эшләр «Безнең ишегалды» программасы белән синхронлаштырылды. 

Транспорт 
Түбән Кама автопаркы акрынлап уртача сыйдырышлы 50 автобус белән тулыланды. Маршрут челтәре тулысынча яңартылды. Рейслар арасындагы уртача интервал 15 минутка кадәр кимеде. Беренче тапкыр шәһәр автобуслары сәнәгать зонасына кадәр йөри башлады. Пассажирлар агымы елына 12 миллион пассажирга кадәр артты. Автобус көтүчеләр өчен уңайлы шартлар тудырылды — 130дан артык җәмәгать транспорты тукталышы заманча павильоннарга алыштырылды. 

Иҗтимагый киңлекләр 
3,5 ел эчендә Түбән Камада кешеләргә ял итү урыннары артты. «Мәктәп бульвары» променады зур үзгәрешләр кичерде, ул әлегә кадәр яктыртылмаган тротуардан фонарьлары һәм атынгычлары булган яшел зоналар аллеясына әверелде. Монда ук соңрак бөек рус шагыйре Александр Пушкинга һәйкәл ачылды. Түбәнкамалылар яңа «Бакый Урманче» скверындагы сирень бакчасыннан ләззәт ала, Менделеев урамындагы һәм 27 нче микрорайондагы променадлардан йөри. «Гаилә» үзәк шәһәр паркын модернизацияләү буенча актив эш алып барыла. Кама Аланында яңа иҗтимагый киңлек — «Сөенеч» скверы барлыкка килде. 

Төзекләндерү
«Безнең ишегалды» республика программасы буенча өч ел эчендә 214 территория төзекләндерелде. 2025-2026 ел программасына 132 ишегалды кертелгән. Тукталыш павильоннары янында презентабельле булмаган сәүдә нокталары сүтелде. Шәһәр урамнарыннан 200 гә якын реклама щиты алынды, ә алар урынына заманча ситибордлар урнаштырыла. Элек яктыртылмаган проспектларда һәм ишегалларында яңа фонарьлар кабынды. Узган ел «урмандагы шәһәр» концепциясе кысаларында беренче экосукмак — «сәламәтлек сукмагы» ачылды. Башка маршрутлар — әзерлек сызыгында. 

Сәламәтлек саклау 
Рамил Муллин сәламәтлек саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. Аның «Максатым — хастаханәләрне «сәламәтлек йортына» әйләндерү», дип әйткәне булды. Балалар сәламәтлеген саклау буенча зур үзгәрешләр кертелде. Мәсәлән, Түбән Камада кабул итү-диагностика үзәге булган балалар хастаханәсенә капиталь ремонт ясалды, балаларны тернәкләндерү үзәге төзелде, патология белән туган сабыйларны кайгырту йөзеннән, тудыру йортын реконструкцияләү башланды, яңа микрорайонда 3 нче балалар поликлиникасы ачылды.

Инсульт яки баш мие җәрәхәтләре кичергән өлкән пациентлар өчен тернәкләндерү үзәге барлыкка килде. Район үзәк күптармаклы хастаханәсен ремонтлау дәвам итте, яңа 3 нче хирургия бүлеге ачылды. Ширәмәт хастаханәсе базасында гериатрия бүлеген ачтылар. Түбән Кама медицина учреждениеләре даими рәвештә заманча җиһазлар һәм квалификацияле кадрлар белән тулыландырылды. 

Сәнәгатьчеләр белән тигез сафта 
Рамил Хәмзә улы шәһәр предприятиеләре белән тыгыз дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырды. Компанияләр социаль проектларны гамәлгә ашырып, шәһәр көн тәртибен актив рәвештә хупладылар. Мәсәлән, ТАНЕКО «Изге чишмә» чишмәсен төзекләндерүгә акчаның бер өлешен бүлеп бирде, ә «Татнефть» гранты буенча «Митягин чишмәсе» н төзекләндерүгә ирештеләр. 2023 ел ахырында яңа ТАНЕКО боз аренасы ачылды. СИБУР панель йортларның фасадларын тематик мураллар белән бизәде, Менделеев проспектында артобъект урнаштырды, өч ел рәттән «Россиянең нефтьгаз химиясе шәһәрләре театры атналыгын» оештырды, «Дружба» спорткомплексын заманча СИБУР аренасына үзгәртте. Предприятиеләр хәйрия акцияләрендә, мәдәни чараларда һәм массакүләм өмәләрдә үзләреннән зур өлеш керттеләр. 

Кыскача саннарда:
2 яңа мәктәп һәм 1 балалар бакчасы ачылды; «База» һәм «Доброволец» яшьләр үзәге барлыкка килде; 13 мәктәп, 11 балалар бакчасы һәм 2 көллият ремонтланды; 216 мең квадрат метрдан артык 6 яңа торак комплексы төзелә башлады; 2 меңнән артык видеокүзәтү камерасы урнаштырылды... 

Рамил Хәмзә улының үз эшенә тугрылыгы, безнең территорияне яратуы, югары һөнәри осталыгы һәм Түбән Кама үсешенә керткән зур өлеше өчен түбәнкамалылар аңа рәхмәтле.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев