Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама укучысын «Умнее всех» тапшыруында күрсәтәчәкләр

Тапшыру бүген, 13 мартта була.

Түбән Камада яшәүче 12 яшьлек Давид Сираканян «Пятница!» телеканалында «Умнее всех» интеллектуаль шоуның дүртенче сезонында катнашты.

Укучы шоуның икенче чыгарылышында төшкән. Давид әдәбият һәм вексилогия белән мавыга. Шулай ук Давид хоккей ярата һәм хәтта матчлар турында үз блогын алып бара.

Давид акчалата призны ота алырмы-юкмы — моны без, бүген, 13 мартта, 21:30 да күрә алачакбыз.

«Умнее всех» — интеллектуаль телевикторина. Балалар үзләренең акыл сәләтләре ярдәмендә дүрт раундтан торган интеллектуаль киртәләр полосасын уза һәм баллар эшлиләр. Уен ахырында бу баллар реаль акчага конвертацияләнә, җиңүче акчалата приз ала һәм суперфиналга уза. Давид Сираканян бу шоуда инде икенче тапкыр катнаша.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев