Түбән Кама укучысы республика олимпиадасында җиңү яулады
Татарстанда «Кулланучы хокукларын яклау» дигән 13нче республика олимпиадасына нәтиҗә ясадылар. Анда республиканың төрле районнарыннан 8 меңгә якын 8-11 сыйныф укучысы катнашты.
Түбән Кама данын бер меңнән артык укучы яклады, алар яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, районның югары белем дәрәҗәсен расладылар.
Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 8-9 сыйныфлар арасында 37нче лицейның 9нчы сыйныф укучысы Егор Гришин җиңүче булды. Аның укытучысы – Ольга Савельева.
Шулай ук, 36нчы мәктәп укучылары Александр Шеронов һәм Яна Спирчина «Кулланучы законнары тарихын өйрәнүдәге казанышлар өчен» махсус номинациясендә лауреат исеменә лаек булдылар. Аларның остазы – Елена Старостина.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев