Түбән Кама укучыларына «Хәтер маршы» акциясе кысаларында театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр
Балаларга сугыш елларының авырлыклары турында сөйләделәр.
Сәхнәдә – Яр Чаллы командасы. Алар 38нче лицей укучыларына музыкаль-хореографик тамаша тәкъдим иттеләр. Бу чыгыш Яшь гвардиячеләрнең язмышын һәм аларның күрсәткән батырлыкларын чагылдыра. Спектакльдәге һәр мизгел тарихи вакыйгаларны хәтердә яңартты һәм каһарманнарга хөрмәт белән карарга өндәде.
Театральләштерелгән тамаша – патриотик программаның бер өлеше генә. Ел саен яшьләр «Хәтер маршы» республика акциясендә актив катнаша. Аның кысаларында агитация бригадалары республиканың төрле шәһәрләрендә һәм районнарында патриотик тәрбия һәм хәрби-тарихи мирасны саклау юнәлешендәге программа белән чыгыш ясый.
«Без балаларга Россиянең эзләнү хәрәкәте, Бөек Ватан сугышы елларындагы вакыйгалар һәм аның геройлары турында сөйлибез, бу чорның авырлыгын театральләштерелгән тамаша, спектакльләр аша күрсәтәбез», - дип белдерде «Кадет» эзләнү отряды командиры.
Татарстанда «Хәтер маршы» акциясе гыйнварның соңгы көннәрендә үткәрелә. Яшьләрнең кышкы сәяхәте Зәй шәһәрендә дәвам итәчәк. Түбән Камадан соң агитация бригадасы нәкъ шунда юл тотачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев