Түбән Кама укучылары хәрбиләр өчен сохари әзерлиләр
«Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!» – дип белдерәләр Түбән Каманың 28-31 нче микрорайоннарында яшәүчеләр. Бүген алар 32нче гимназия укучылары белән бергәләшеп махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр өчен киптерелгән ипи – сохари әзерләү эшенә керештеләр.
Эш берничә этапка бүленгән: башта укучылар икмәкне вак шакмаклап турыйлар, аннары үзләре теләгән тәмләткечләр өстиләр һәм киптерү өчен электр миченә җибәрәләр. Кызлар өчен бу – беренче тәҗрибә, шуңа күрә аларга тәҗрибәле остазлар ярдәм итә.
«Йорт буенча җаваплылар һәм мәктәп укучылары белән бергә СВОдагы егетләр өчен киптерелгән ипи әзерлиләр. Тәмле дә, файдалы да булсын дип тырышабыз», - дип белдерде 28-31 микрорайоннарының территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе Әлфия Шәехова.
Волонтерлар сүзләренчә, хәрби бурыч үтәүче егетләр үзләре белән күп ризык ала алмый, шундый вакытларда кетердәп торган сохари бик ярап куя. Моннан тыш, укучылар окоп шәмнәре ясарга да өйрәнделәр. Осталык дәресен «Игелекле йөрәкләр» төркеме үткәрде.
28-31 нче микрорайоннарда яшәүчеләр һәм мәктәп коллективы солдатларга даими ярдәм күрсәтә. «Бердәмлектә – көч, бердәмлектә – нәтиҗә!» – дип кабатлый алар. Укучылар солдатларга хатлар да яздылар, кәгазьдә – иң изге теләкләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев