Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама укучылары волонтерларга окоп шәмнәре һәм маскировка челтәре тапшырдылар

31 нче лицей укучылары Түбән Камада Химиклар проспекты, 72б адресы буенча урнашкан гуманитар ярдәм җыю пунктында булдылар.

Алар үз куллары белән ясалган маскировка челтәрләре һәм окоп шәмнәре алып килгәннәр, шулай ук башка кирәкле ярдәм җыйганнар. Бу мәктәп — балаларны патриотик тәрбияләү буенча шәһәрдә иң актив мәктәпләрнең берсе.

«Без киптерелгән алма, макарон, чәй, шулай ук медикаментлар алып килдек», — дип уртаклашты мәктәп укучысы Елизавета Чепелева.

Гуманитар ярдәм җыю пункты беркайчан да буш тормый. Көн саен бирегә теге яки бу ярдәм китерүчеләр килә: кемдер өендә нәрсәдер җыя, башкалар үз куллары белән нәрсәдер эшли. Укучылар һәм хәтта мәктәпкәчә яшьтәгеләр дә ярдәм туплауда актив катнаша.

Бу — фронтка зур ярдәм булудан тыш, уку йортларында хуплана торган патриотик тәрбиянең мөһим өлеше дә. Өстәвенә, күп кенә балаларның әтиләре, абыйлары, туганнары хәзер фронтта, шуңа күрә балалар теләп уртак эшкә кушыла — аларга бу кызык, һәм алар уртак җиңүгә үз өлешләрен кертәләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев