Түбән Кама укучылары МХО сугышчылары белән очрашты
Чара 18 нче мәктәптә узды.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Түбән Камада мәктәп укучыларының махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар белән очрашулары оештырыла. Шундый чараларның берсе 18 нче мәктәптә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен үткәрелде.
Патриотик тәрбия мәктәп эшенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Шушы көннәрдә старт алган «Җиңүгә 80 адым» проекты, «Үлемсез полк юллары» квест-уены — бу эшнең бик аз өлеше генә. Бүгенге көндә укучылар тырышып строй һәм җыр смотрына әзерләнә.
Хәзерге солдатлар махсус операция урынына киткәнче нәрсә белән шөгыльләнгән, ни өчен Ватанны якларга карар кабул иткәннәр, тормыш өчен куркыныч мизгелләрдә нәрсә турында уйлаганнар — бу сорауларга җавапларны укучылар сугышчыларның үзләреннән ишетте.
Якындагы микрорайоннардан махсус операция зонасына барлыгы 140 сугышчы киткән. Аларның 20се һәлак булган. Укучылар үз геройларын беләләр һәм алар белән горурланалар.
Мәктәп укучылары МХО өчен гуманитар ярдәм җыюда да даими катнаша. Очрашу ахырында алар сугышчыларга кирәк-ярак, тәм-том тутырылган, хатлар салынган тартмаларны тапшырдылар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев