Түбән Кама укучылары кытай теле буенча олимпиадада җиңү яулады
Бу уңыш — бөтен Түбән Кама өчен зур горурлык!
Түбән Кама укучылары Казанда узган Кытай теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында катнашты. Алар 4 җиңү һәм 20 призлы урын алып кайтты.
Олимпиадада җиңүчеләр:
- 35 нче лицейның 8 нче сыйныф укучысы Мария Ярема;
- 29 нчы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Карина Гущерева;
- 2 нче гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Аделина Хәйруллова;
- 22 нче гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Айсет Сөләйманова.
Моннан тыш, 7-8 сыйныфларның 13 укучысы һәм 7 югары сыйныф укучысы олимпиада призерлары булды. Балаларны олимпиадага педагог Илмира Новикова әзерләде.
«Укучыларның бөтенроссия олимпиадасында җиңү балалар алдында илнең иң яхшы вузларының ишекләрен ача һәм бюджет урыннарына керергә мөмкинлек бирә. Бу уңыш — бөтен Түбән Кама өчен зур горурлык! Яшь лингвистларның таланты, хезмәт сөючәнлеге һәм үҗәтлеге үрнәк алырлык», — дип билгеләп үттеләр шәһәр администрациясенең матбугат хезмәтендә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев