Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама укучылары «Һөнәргә беренче адымнар» проекты кысаларында үзләрен сыный алды

Нәтиҗәдә, мондый чараларны ел саен уздырырга һәм яшүсмерләрне һөнәрләрнең башка вәкилләре белән дә таныштырырга кирәк дигән карар кабул ителде.

Тырнак ясау сервисы остасы: «Моны тәгәрәтә торган хәрәкәтләр белән эшли аласың», — дип, тугызынчы класс укучысы Камилла Сабированың игътибарын кул хәрәкәтләренә юнәлтте. Кыз маникюр валикка кызыксынып карады да, остазының сүзләрен кызыксынып тыңлый бирде. 

Маникюр дәресе «Һөнәргә беренче адымнар» проекты кысаларында үткәрелде. Әлеге кичә Башлык китапханәсендә узды. «Бик кызыклы чара, ул булачак һөнәр белән тагын да ныграк танышырга ярдәм итә. Мин булдыра алмам, бик авыр булыр дип курыктым. Ләкин алай ук куркыныч түгел икән бит. Маникюрдан тыш, бию дәресе дә ошады. Мондый файдалы дәресегез өчен рәхмәт сезгә!» — дип фикерен белдерде әңгәмәдәш кызчык. 

Камилла тырнак ясау сервисы нигезләрен өйрәнүен дәвам иткән арада, аның яшьтәшләреннән зур булмаган төркем күрше өстәлне «яулап алды». Анда информатика һәм программалаштыру укытучысы Антонина Долгунова балаларны система администраторы һөнәре белән таныштыра иде. Ул компьютер төзелеше турында сөйләде, комплектлау детальләре белән таныштырды. 

Бер теория замана укучыларында аеруча кызыксыну уятты. Укытучы сөйләвенчә, компьютер кеше организмына охшатып эшләнгән, аның «йөрәге» һәм хәтта «баш мие» дә бар икән бит. 

«Мин балаларга моның хәзерге дөньяда никадәр мөһим һөнәр икәнен җиткерергә тырыштым. Бүген барысы да компьютерлардан, телефоннардан һәм башка электрон җайланмалардан файдалана. Әмма аларның барысын да төзәтә һәм эш хәлендә тота алырлык техник белгечләр юк диярдлек. Мондый комплектлаучы детальләр ахырга кадәр утильләштерелми, шуңа күрә без теге яки бу өлешләрне алыштырмыйча, приборларның гомерен озайта алсак, бик шәп булыр иде», — дип фикерләре белән уртаклашты Антонина.

Әңгәмәне машина гөжләгән тавыш бүлде. Якында гына балалар тату-мастер (тәнгә бетми торган рәсемнәр ясаучы) өстәлен уратып алганнар. Анда үзәктә — шәһәрдә «Чиста бит» исеме белән танылган Денис Роммель. Ул үз һөнәрендә инде 14 елдан артык эшли һәм Түбән Камада тату-осталыгының башында торучыларның берсе. Денис үзенең тыңлаучыларына бу һөнәрнең нинди булуы, аның еллар узу белән ничек үзгәрүе турында сөйләде. Тату-машина белән ничек эшләргә икәнен дә күрсәтеп бирде. Теләге булган һәркем махсус өйрәтә торган тирәдә күнегүләр ясый алды. 

«Мин монда басып торуыма бик гаҗәпләнәм, шул ук вакытта шатланам да. Татуировканың үзеннән-үзе ниндидер тыелган тема булудан туктавына бик бәхетле. Ул берничә ел эчендә җәмгыятьтә игътибарга лаек дип кабул ителә башлаган һөнәргә әверелде. Әгәр элек татуны яшерен эшләсәләр, хәзер процедураны ничек дөрес һәм максималь куркынычсыз итеп ясарга икәнен ачык белергә мөмкинлек туды. Яшьләр бүген яхшы, аңлаучан һәм кызыксынучан икән!» — дип сүзен йомгаклады Денис һәм бөтен игътибарын аның өстәленә ашыгучы егетләрнең чираттагы төркеменә юнәлтте.

Чараларга барлыгы 6 һөнәр тәкъдим ителгән иде. Алар өчен югары белем алу мәҗбүри түгел. Чараның максаты — укучыларга яраткан шөгыль генә түгел, өстәмә хезмәт хакы чыганагы да була алырдай һөнәрләр турында сөйләү иде. Төп максатка ирешү өчен теге яки бу өлкәдә ун елдан артык эш тәҗрибәсе булган иң яхшы осталар — сисадмин (компьютерларда система администраторы), күн эше остасы, бию укытучысы, тырнак ясау сервисы остасы, тату-мастер һәм чәчтараш чакырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге уникаль проект үз вакытында Квалификацияләрне үстерү милли агентлыгы тарафыннан оештырылган иде. 

Тугызынчы класс укучылары, командаларга бүленеп, һәр һөнәр вәкилләре белән аралашты, кызыксындырган сорауларын бирде, махсус әзерләнгән осталык дәресләре үтте. 

Мәсәлән, Риналь Хөснуллин чәчтараш эше белән бик кызыксынды. Егет киләчәктә бу һөнәрне төп һөнәргә өстәмә буларак үзләштерергә каршы булмас идем, дип сөйләде. «Мин үзем стоматолог булырга ниятлим. Ләкин бүген мине чәч остасынының эше сокландырды. Алга таба да кызыксыначакмын, бу һөнәр миңа киләчәктә өстәмә керем чыганагы буларак ярдәм итә алыр дип ышанам», — диде ул. 

Сәгать ярым эчендә шәһәр мәктәпләренең тугызынчы классларыннан 60 укучы һөнәр вәкилләренең һәркайсында осталык дәресләре уза алды. Балаларга остазлар белән аралашу шулкадәр ошады ки, алар әле бик озак аларны җибәрмичә тордылар. Нәтиҗәдә, мондый чараларны ел саен уздырырга һәм яшүсмерләрне һөнәрләрнең башка вәкилләре белән дә таныштырырга кирәк дигән карар кабул ителде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев