Түбән Кама участковые Татарстанны Бөтенроссия конкурсында тәкъдим итәчәк
Тавыш бирү 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Түбән Кама участковые Игорь Багин «Халык участковые» Бөтенроссия конкурсында Татарстанны тәкъдим итәчәк.
Конкурсның йомгаклау этабы 1 ноябрьдә башланды, тавыш бирү 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Тавышларны санаганнан соң һәр участок хезмәткәре өчен махсус формула буенча ышаныч индексы билгеләнәчәк. Индексы иң югары булган кеше җиңүче була.
Призерларны бүләкләү тантанасы Полиция участогы уполномоченныйлары көненә туры китереләчәк. Ул 17 ноябрьдә билгеләп үтелә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев