Түбән Камада тыл хезмәтчәне 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Түбән Камада ветеран, тыл хезмәтчәне Екатерина Васильева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Шәһәр администрациясе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, Бөек Ватан сугышы елларында ул колхоз кырларында һәм агач әзерләүдә фидакарьлек күрсәтеп эшләгән, яшь кенә булса да гомуми җиңүгә үз өлешен керткән.
Юбилярны котларга «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Татьяна Дьяконова, 8 нче һәм 11 нче микрорайоннарның территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе Наталья Суворова, шулай ук 58 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде.
«Чын патриотизм — ул хәтер. Үз геройларыңны истә тотып, аларга рәхмәт әйтергә һәм бу истәлекне балаларга тапшырырга. Кадерле Екатерина Александровна, сезгә сәламәтлек, күңел җылысы һәм шатлык! Сез — безнең тере байлыгыбыз!» — диде Наталья Суворова.
Фото: t.me/moynizhnekamsk
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев