Түбән Кама тукталышларында урнашкан 20 ларекны сүтәчәкләр
Кече бизнес сәүдә нокталарын җимерүгә бәйле рәвештә зыян күрмәячәк.
Түбән Камада җәмәгать транспорты тукталышларындагы кибетләрне бетерү буенча эш дәвам итә. Кичә Тын аллея урамындагы сәүдә павильонын сүттеләр.
«Монда чәчәк кибете иде, хуҗасы бу павильонны башка эшмәкәрдән арендага алган. Кибет бизнесмен өчен отышлы булудан туктаган, шуңа күрә без аңа компенсация тәкъдим иткәч, ул шунда ук ризалашты», — дип билгеләп үтте эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү идарәсе башлыгы Илнар Сираев.
Мондый карарның тагын бер сәбәбе — куркынычсызлык. Кагыйдә буларак, объектлар юл буенда урнашкан һәм машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә комачаулый.
Кече бизнес сәүдә нокталарын җимерүгә бәйле рәвештә зыян күрмәячәк. Эшмәкәрләргә сәүдә өчен яңа урыннар табарга ярдәм итәләр. Кагыйдә буларак, мәйданнарны сәүдә үзәкләрендә табалар. Ә алар шәһәрдә җитәрлек.
Түбән Камада мондый объектларны сүтү эше узган ел башланган иде. Планда — тагын 20 кибетне сүтү, унысының хуҗалары белән килешүгә ирешелгән инде. Калганнары фикер алышу стадиясендә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев