Түбән Кама тукталышларында электрон таблолар урнаштырылачак
Мондый мөмкинлекне, шәһәр белән килешү төзегән Яндекс Go сервисы тәэмин итәчәк.
Түбән Кама тукталышлары электрон таблолар белән җиһазландырылачак. Бу пассажирлар җәмәгать транспорты хәрәкәтен реаль вакыт режимында күзәтеп торсын өчен эшләнелә. Мондый мөмкинлекне, шәһәр белән килешү төзегән Яндекс Go сервисы тәэмин итәчәк. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» дә шәһәр мэры Радмир Беляев белдерде.
«Мин беләм, түбәнкамалылар күптән мондый практиканы кертүне сорадылар, башлангыч салынган. Без Яндекс Go җитәкчесе белән килештек, ул безгә бу мәсьәләдә җәмәгать транспортын цифрлаштыруда ярдәм итәчәк».
Шулай ук шәһәр башлыгы шәһәр маршрутлары өчен зур сыйдырышлы ун яңа LOTOS автобусы турында искә төшерде, шулай ук шушы көннәрдә шәһәр яны ташулары өчен тагын биш 5 Нефаз кайтачагы турында белдерде. 22 декабрьдә аларны ПАТП га тапшыру планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев