Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт театрында «Утырып сөйләшик» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте

Кичәдә талгын милли музыка астында Алмаз, Нурсанә башкаруында Рәдиф Гаташ, Рәсимә Нәбиуллина, Гөлинә Шәйхинең лирик шигырь юллары яңгырады.

Туфан Миңнуллин исемендәге татар драма театрында талантлы яшьләр күп, хәтта монда гаилә белән эшләүче яшь парлар да шактый. Шулардан бер пар — Нурсанә һәм Алмаз Хөсәеновлар бу сәнгатькә мәхәббәтләрен 16 майда Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт театрында «Утырып сөйләшик» дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә тагын бер кат дәлилләделәр.

Кичәдә талгын милли музыка астында Алмаз, Нурсанә башкаруында Рәдиф Гаташ, Рәсимә Нәбиуллина, Гөлинә Шәйхинең лирик шигырь юллары яңгырады. Галимҗан Гыйльмановның «Туй котлавы» дип аталган әсәрен тамашачы артистларның һәр сүзен йотлыгып, күңеле белән геройлар тормышына кереп китеп, дулкынланып, тын алырга да куркып тыңлады кебек. Кечкенә Марсельнең сәнгатьле итеп шигырьләр укуы барысын да таң калдырды. Кичәне Нәфис Шәйдуллин (баян), Ирина Веретенникова (скрипка) башкаруында ретро җырлар —"Эзләдем, бәгърем, сине«, «Моңлану», «Кичер мине, әнкәй», «Әнкәй» һ.б. бизәде. 

Алмаз — Әлки районының Яңа Салман авылы егете. Әти-әнисе авыл хуҗалыгында хезмәт куйганга, ул күбрәк әби-бабасы янында үсә. Кечкенә чагында биергә бик ярата. «Дәү әни билемә кызыл тасма бәйләп куйгач ук, мин очынып биеп китә идем», — дип искә ала ул. Малайдан «Үскәч кем булырга телисең?» — дип сораганда, әтисе һәрвакыт: «Ул артист булачак!» — дигән. Чыннан да, артист булу теләге көчле була Алмазның. Мәктәптән соң ул Казан театр көллиятенә керә. Ришат Хуҗиәхмәтов һәм Раушания Ибраһимова җитәкләгән курста укый. Шунда Нурсанәне очрата. 

Нурсанәгә әнисе — китапханә мөдире китапка мәхәббәт уята. 10 яшькә кадәр кыз күбрәк дәү әнисе янында тәрбияләнә. Ул Нурсанәгә әкиятләр сөйләгән, матур итеп гармунда уйнаган. Нурсанә Казанның Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге икенче гимназиясендә белем ала. Өченче сыйныфта укыганда, әнисе, кызның музыкага сәләтен күреп, өченче музыка мәктәбенең баян классына яздыра. Нур санәләрнең нә сел тамырлары Татарстанның зур сәнгате белән бәйле. Аның дәү әтисе 17 ел Татар күчмә театрында баш администратор булып эшләгән. Әнисе ягыннан туганы Әлфия Галимова — Татарстан АССР ның халык артисты, 11 ел опера һәм балет театры солисты булып хезмәт куйган шәхес.

9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Нурсанә Казан педагогия көллиятенә укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, башлангыч сыйныф һәм татар теле укытучысы дипломы ала. Шул елларда кызның күңелендә шигърияткә, театрга мәхәббәт ачыла. Нурсанә Татарстанның Атказанган укытучысы Илсөяр Мияссәрованың дәресләрен үтемле, кызыклы итеп алып баруын, студентлар аның һәр сүзен су кебек йотып утыруларын ассызыклый. Укытучы Нурсанәгә «Син шигъриятне бик аңлап, тоеп башкаларга җиткерәсең. Һөнәреңне бу юнәлештә сайла», — дигән. Кызның әнисе дә шул ук фикердә булган. Белемен үстерү теләге, тырышлыгы, максатчанлыгы Нурсанәне Казан федераль университеты филология факультетының читтән торып уку бүлегенә һәм шул ук вакытта Казан театр көллиятенең көндезге бүлегенә алып килә. Ул аларда икесендә дә параллель рәвештә укый. «Театр көллиятендә Ришат Хуҗиәхмәтов, Раушания Ибраһимова, Рәүф Нуриев таянычым һәм ышанычлы киңәшчеләрем иде, ә КФУда Фоат Галимуллин, Хатыйп Миңнегулов, Әлфәт Закирҗанов, Марсель Бакиров, Халисә Ширмән кебек мөхтәрәм укытучыларда белем алуым белән мин бик бәхетле», — ди Нурсанә. 

2014 елда Нурсанә дә, Алмаз да Түбән Кама Татар драма театрына эшкә киләләр. «2014 елда Түбән Кама безне ап-ак алмагач, шомырт чәчәкләре белән каршы алды. Нинди матурлык! Шәһәргә гашыйк булдык», — ди Нурсанә. Уртак уй-планнары булган бу матур пар тиздән гаилә кора. Уллары Марсель туа. «Улыбыз туганнан алып театрда безнең белән. Ул ике яшеннән бергә гастрольләргә йөреп үсте», — ди Нурсанә. Бүгенге көндә ул шәһәребезнең икенче гимназиясенең икенче сыйныфында белем ала. Җырларга бик ярата. Төрле бәйгеләрдә катнаша, призлы урыннар яулый. Театрда гөрләп барган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә Марсель Илсур ролен башкара.

Алмаз белән Нурсанә икесе дә балачактан шәһәребез тормышы белән кызыксынып үскән. Алмазның әнисе биш яшьлек вакытта әти-әнисе белән Тукай районының Биклән авылына күчеп килә. Әнисенең яшьлек еллары Түбән Кама белән бәйле. Алмаз кечкенә чагында Түбән Кама шәһәренә еш кунакка килгән. Нурсанәнең дә әнисе яшь чагында җәйге каникулларда шәһәребездәге туганнарына еш килгән, шәһәрне бик ошаткан, сагынган. Аның турында якты хатирәләрен гел кызы белән бүлешкән. Нурсанә шәһәрне күрү хыялы белән яшәгән. Яшьләрнең хыяллары тормышка ашкан!

Бу яшь парның спектакльләрдә уйнауларыннан ләззәт аласың. Алда язып үткән әдәби-музыкаль кичәдә аларны артист буларак тамашачы тулысынча ачты дияргә була. Нурсанә назлы, йомшак тавышы, сылулыгы, сәхнәдә үзен тотуы, зыялылыгы белән тамашачының мәхәббәтен яулады. Спектакльләрдә Алмаз тудырган образлар чынбарлыкка туры килә — ул геройларының эчке дөньясын бик оста итеп хәрәкәтләре, мимикасы аша, сөйләме белән һәр кешегә җиткерә. Бүгенгесе көндә Алмазның күңеленә иң якын спектакль «Таң вакыты» икән. Нурсанә «Бар ролләрем дә үземә якын, аларны йөрәгем аша үткәреп уйныйм, шулай да лирик образлар күбрәк ошый», — ди. «Җидегән чишмә» кыса ларында «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең 55 еллык юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичәне дә искиткеч матур, күңелләргә уелып, истә калырлык итеп алып бардылар Алмаз белән Нурсанә. 

Сайлаган һөнәрен яратып, хезмәтеннән тәм табып, бирелеп эшли бу гаилә. "Нәкъ менә Түбән Камада яшәвебез, эшләвебез, иҗат итүебез белән без бик бәхетле. Түбән Каманың иң зур байлыгы булган театрда эшлибез«дип, горурланып, яратып әйтә алар.

Рушания Габбасова, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең җаваплы сәркатибе
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев