Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама трассасында юл һәлакәте: Toyota белән «Нива» бәрелешкән, бер кеше зыян күргән

Түбән Кама районында, Балчыклы авылы тирәсендәге трассада, 14 февраль көнне якынча 16:00 сәгатьтә ике автомобиль – Toyota Corolla һәм «Нива» – бәрелешкән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 2004 елгы чит ил автомобиленең йөртүчесе идарәне югалтып, «Нива» машинасына бәрелгән.

«Нива» автомобиленең йөртүчесен ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре «бот сөяге сынган» дигән беренчел диагноз белән Түбән Кама үзәк район хастаханәсенә китергән.

Түбән Кама шәһәре буенча Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары барлык йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен, шул исәптән тизлек режимын үтәргә, һава торышын һәм юл шартларын исәпкә алырга чакыра.

Аерым алганда, ачык участокларда көчле җил булырга мөмкин булган юлларда хәрәкәт иткәндә, бик игътибарлы булырга һәм кискен маневрлардан сакланырга кирәклеген ассызыклыйлар.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев