Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллиятендә «Россиянең тугры уллары» фотопроектының күчмә галереясы ачылды
Экспозиция махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган яугирләрнең әниләре һәм тормыш иптәшләре тарафыннан оештырылды.
Менә алар – Ватанны саклаган каһарманнар. Һәрбер портрет янына чәчәкләр куеп, туганнары, якыннары аларны искә ала. Наталья Трутневаның улы 2022 елда мобилизация буенча махсус хәрби операция зонасына киткән, бер елдан соң батырларча һәлак булган.
«Күпме вакыт узса да, югалтуның ачысы басылмый», – дип сөйләде түбәнкамалы.
«Россиянең тугры уллары» фотопроектының күчмә галереясында дистәләгән солдатның портреты урын алган. Экспозиция махсус хәрби операция зонасында һәлак булган егетләрнең әниләре һәм хатыннары тарафыннан оештырылган.
Күргәзмә Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллиятендә берничә көн дәвам итәчәк. Аннан соң ул башка уку йортларына күчереләчәк. Оештыручыларның төп максаты – яшь буынны батыр якташлар белән таныштыру һәм аларның исемнәрен мәңгеләштерү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев