Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама торак инспекторлары планировканы үз белдекләре белән үзгәрткән ике фатир хуҗасын административ җаваплылыкка тартканнар

Түбән Каманың Сөембикә урамындагы ике фатирда законсыз яңадан планлаштыру ачыкланган.

14нчеһәм 64Б номерлы йортларда квартир хуҗалары кухня һәм йокы бүлмәләрен алмаштырырга карар кылганнар.

Татарстан Дәүләт торак инспекциясендә аңлатуларынча, газ җиһазларын һәм су торбаларын күчерү тыела.

Хуҗаларны җаваплылыкка тартканнар. Хәзер түбәнкамалыларга икенче тапкыр ремонт ясарга, ә йокы бүлмәсен һәм кухняны яңадан урыннарын алыштырырга туры киләчәк.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев