Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама театрында начар күрүчеләр өчен спектакльләр булачак

«Әлдермештән Әлмәндәр» исемле беренче әсәр 9 октябрьгә билгеләнгән.

Начар күрүче түбәнкамалылар башкалар белән беррәттән театр спектаклендә була алачак.

Түбән Каманың Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры «Особый взгляд» хәйрия фонды белән берлектә тифлокомментарийлар белән 3 әсәр әзерли.

Тамашачыга колакчыннар тәкъдим ителәчәк, анда комментатор сәхнә бизәлешен, геройларның тышкы кыяфәтен, костюмнарын, артистларның хәрәкәтләрен, аларның мимикасын тасвирлап барачак. Болар барысы да — актерларның репликалары арасындагы паузаларда башкарылачак.

Махсус җиһазлар театрга кайтартылган инде. Начар күрүчеләр өчен куелган спектакльгә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлүсә Закирова комментарий бирәчәк. Спектакльләр көнендә ул Казаннан киләчәк. «Әлдермештән Әлмәндәр» исемле беренче әсәр 9 октябрьгә билгеләнгән. Моннан тыш, театр сөючеләр Туфан Миңнуллин пьесасы буенча балалар өчен спектакль карый алачак.

«Түбән Каманың Туфан Миңнуллин исемендәге театры начар күрүчеләр өчен ачык булачак. Театр откан грант хисабына театр репертуарыннан өч спектакль җайлаштырылачак», — дип билгеләп үтте ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлүсә Закирова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев