Түбән Кама театрлары ТР Мәдәният министрлыгының «Тантана» премиясенә номинацияләнде
Конкурста җиңүчеләр 27 мартта Халыкара театр көнендә игълан ителәчәк.
Түбән Кама яшь тамашачы театры һәм Туфан Миңнуллин исемендәге татар драма театры ТР Мәдәният министрлыгының «Тантана — 2025» премиясе номинантлары исемлегенә керде.
Түбән Кама учреждениеләре дүрт номинациядә тәкъдим ителде:
- «Актерлар ансамбле өчен» — Түбән Каманың Туфан Миңнуллин исемендәге татар драма театры «Әниләр һәм бәбиләр» спектакле өчен;
- «Иң яхшы ир-ат роле» — Түбән Кама ТЮЗы актеры Павел Минибаев «Гробовщик» спектаклендә Андриан Прохоров роле өчен;
- «Иң яхшы хатын-кыз роле» — Туфан Миңнуллин исемендәге татар драма театры актрисасы «Әниләр һәм бәбиләр» спектаклендә Гөлфинә роле өчен;
- «Эксперимент» — «Гробовщик» ТЮЗы спектакле.
Конкурста җиңүчеләр 27 мартта Халыкара театр көнендә игълан ителәчәк. Бүләкләү Казанда узачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев