Түбән Кама татар драма театры «Көз» спектаклен тәкъдим итте
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Туфан Миңнуллин исемендәге татар драма театры Гаяз Исхакыйның психологик повесте буенча куелган «Көз» спектаклен тәкъдим итте.
Әлеге повесть ике хатын-кыз язмышын чагылдыра: бәхетле Нәфисә тормышына Гөлсемнең фаҗигале язмышы каршы куела.
Тамашачылар геройларның хис-кичерешләре аша тирән һәм драматик әсәр эченә чумалар, ул үзенең ихласлыгы белән тамашачыларның мәхәббәтен яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев