Түбән Кама тәрбиячеләре хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре һәм махсус киемнәр тегәләр
Түбән Камада яңа «Улей» дип аталган патриотик үзәк эшли башлады. Ул 61нче балалар бакчасында урнашкан.
Монда волонтерлар – тәрбиячеләр һәм педагоглар – коры душлар ясыйлар, маскировка челтәрләре үрәләр һәм гуманитар ярдәм җыялар. Бүген «Улей» хезмәткәрләре шәһәрнең башка мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләреннән килгән хезмәттәшләре белән үз эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
«Бу – панцирь, ул хәрбинең аркасын каплый, – дип аңлата волонтерларның берсе, үзенең әйберен күрсәтеп. – Әгәр кеше разведчик икән, аякларын яшерү өчен ул төрле озынлыкта булырга мөмкин. Әгәр ул гел йөгереп йөрсә, панцире кыскарак була».
Хәрбиләргә махсус киемнәрне «Пчелки» төркеме волонтерлары үрә. Алар саклагыч чараларны төрлеләндереп торалар. Хәзер маскировка зонтларын да ясый башладылар. Ул үзе җиңел һәм куллануда уңайлы: тиз ачыла. Тагын бер мөһим үзенчәлеге – җылылык нурланышын чагылдыра торган материалдан ясалган, шуңа күрә ул дроннардан качарга ярдәм итә.
«Пчелки» төркемен 3 ел элек Рәзилә Шәмсетдинова 49нчы балалар бакчасында оештырды. Анда актив волонтерлар – тәрбиячеләр эшли. Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе капиталь ремонтка ябылгач, игелекле күңелле хезмәткәрләрне 61нче бакчада колач җәеп каршы алдылар.
«Алар – балаларга, хезмәттәшләргә үрнәк. Үз вакытларын кызганмыйлар. Буш вакытларында монда штабка килеп, Җиңүгә үз өлешләрен кертергә тырышалар», – ди волонтерлар төркеме җитәкчесе.
Хәзер волонтерлар 61нче балалар бакчасында эшчәнлекләрен дәвам итәләр. Патриотик үзәкне «Улей» дип атыйлар, һәм бал кортлары кебек тырыш волонтерларга яңа ярдәмчеләр кушыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев