Түбән Кама табибына ТР атказанган табибы исеме бирелде
Ирина Алексеевна профессиясендә инде 30 елдан артык хезмәт куя.
2 нче поликлиниканың гомуми практика табибы Ирина Хрисанова «Татарстан Республикасының атказанган табибы» исеменә лаек булды.
Ирина Алексеевна профессиясендә инде 30 елдан артык хезмәт куя. Аны пациентлар да, хезмәттәшләре дә хөрмәт итә, ярата.
Бүләкләү тантанасы 25 июньдә Халык иҗаты йортында узды. Анда медицина хезмәткәре көненә багышланган чара үтте.
Фото: t. me/ncrmb
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев