Түбән Кама табибы Гали Хәсәнов яңадан ТР башкортлары Корылтае рәисе итеп сайланды
Гали Хәсәнов ТР башкортлары корылтаен 2013 елдан бирле җитәкли.
Түбән Кама табибы һәм җәмәгать эшлеклесе Гали Хәсәнов янә Татарстан Республикасы башкортларының төбәк автономиясе рәисе итеп сайланды.
Делегатлар 9 декабрьдә Түбән Камада узган гомуми җыелышта тиешле карар кабул иттеләр, дип хәбәр итә Татарстан Халыклары дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге.
Гали Хәсәнов ТР башкортлары корылтаен 2013 елдан бирле җитәкли. Ул Түбән Камада 32 ел табиб-кардиолог һәм терапевт булып эшли, шул ук вакытта актив рәвештә иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә. Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча ТР рәисе каршындагы Советта, шулай ук Татарстан халыклары ассамблеясе составында тора.
Фото: addnt. ru
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев