Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама янгын сүндерүчеләре ТР атказанган коткаручысы Алексей Шаповалов исемендәге лицейда өмә үткәрде

Агачларның коры ботакларын кисеп, җыеп алдылар, чүп-чар җыйдылар.

Санитар икеайлыкның иң кызган чагы, ул май ахырына кадәр дәвам итәчәк. Көн саен күп кенә эшче коллективлар, мәктәп укучылары, студентлар тәртип урнаштыру өчен Түбән Кама урамнарына яки үз учреждениеләре территорияләренә чыга.

Кичә җыештыру эшләренә Түбән Кама янгын сүндерүчеләре чыкты. Алар ТР атказанган коткаручысы, полковник Алексей Шаповалов исемен йөртүче 31 нче лицей укучыларына территорияне чистартырга ярдәм иттеләр. Агачларның коры ботакларын кисеп, җыеп алдылар, чүп-чар җыйдылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев