Түбән Кама сукырлар җәмгыяте яңа бинага күчте
Аны шәһәр бүлеп биргән.
Виктор Часовский — сукырлар җәмгыяте әгъзасы. Теләге булган һәркем спорт белән шөгыльләнә ала, беркемгә дә чикләүләр юк, дигән фикердә ул. Хәзер Виктор Түбән Кама сукырлар җәмгыятенең яңа спорт залында шөгыльләнә, анда үзенең физик форманы саклау өчен барлык шартлар да тудырылган.
«Спорт ул, гомумән, һәркем өчен, аерым алганда, күрү буенча инвалидлар өчен аеруча мөһим. Беркемгә дә сер түгел, хәзер кешеләр аз хәрәкәтләнә һәм бу бер инвалидларга гына түгел, барыбызга да кагыла», — диде Виктор Часовский.
Шулай ук җәмгыятьнең китап сөючеләр өчен үз китапханәсе дә бар. Анда өч меңнән артык әдәби әсәр — фантастика, детективлар, романнар тупланган. Китапханә фондын аудио һәм Брайль буенча китаплар тәшкил итә.
«Бу китапларны Казандагы Еникеев исемендәге махсус китапханәдән җибәрәләр. Дисклар да Казаннан кайтартыла, мин аларны да алам. Монда укырга, аралашырга яратучы җәмгыять әгъзалары килә. Без монда әңгәмәләр дә үткәрәбез», — дип сөйләде китапханәче Рәфидә Хәмитова.
Түбән Кама сукырлар җәмгыятенең үзенең актлар залы да булдырылды. Хәзер барлык мөһим чаралар һәм бәйрәмнәр анда узачак. Моңа оешманың 160 квадрат метр мәйданлы яңа бинага күчүе нәтиҗәсендә ирешелгән. Анда шулай ук тернәкләндерү кабинеты һәм социализация үзәге барлыкка килде. Яңа бинага күчүчеләрне Түбән Кама мэры Рамил Муллин да котлады.
«Гомуми йортта, укырга, спортка, иҗатка, гомумән, өйдә шөгыльләнергә мөмкинлекләр булмаган файдалы эшләр белән шөгыльләнергә була. Минемчә, бу йорт бик матур килеп чыккан. Төзүчеләргә, иганәчеләргә зур рәхмәт», — диде Рамил Муллин.
Ремонтка һәм җиһазларга барлыгы дүрт миллион сумга якын акча тотылган. Акчалар иганәчеләрнеке, бинаны шәһәр бүлеп биргән. Хәзерге Түбән Кама сукырлар җәмгыяте Төзүчеләр проспектындагы 27 нче йортның беренче подъездында урнашкан.
«Без күрү сәләтен югалткан теләсә кайсы инвалидны кабул итәбез. Ул үзенең ялгыз түгеллеген аңласын. Аны йорт хуҗалыгы күнекмәләренә, телефон һәм компьютерлар белән эш итәргә өйрәтәбез. Без аның ниләр белән кызыксынуын белергә телибез: ул җырлыймы, әллә спорт белән шөгыльләнәме — барысын да хуплыйбыз», — дип аңлатты сукырлар җәмгыятенең Түбән Кама җирле бүлеге рәисе Тамара Часовская.
Түбән Кама сукырлар җәмгыяте инде 37 ел эшли. Бүген анда 450 дән артык кеше исәпләнә. Заманча ремонт ясалган яңа бина алар өчен зур бүләк булды, алар бу эштә катнашы булганнарның барысына да рәхмәтле.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев