Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама сугышчысы аңа хат җибәргән балалар белән очрашты

Махсус хәрби операция зонасында ул 2022 елдан бирле хезмәт итә.

«Волонтерлар безгә ярдәм китерә, һәм килүләренең берсендә алар миңа Коробейниковлар гаиләсеннән посылка тапшырдылар. Сережа белән Валериянең хатларын һәм рәсемнәрен хатынымның фотографиясе белән бергә мин броня астында йөрттем», — дип сөйли башлады «Римлин» кушаматлы сугышчы. 

Җиңү безнең кулда булачак! 
«Минем бөтен битем, кулларым, аякларым пешкән иде. Бөтен нәрсәм янып бетте! Мине тартып чыгаргач, мин беренче чиратта балаларның хатлары һәм фотографияләре турында сорадым. Алар исән калмаган шул. Госпитальдә мин, һичшиксез, балалар янына яңа хатлар алырга барырга булдым. Дусларым аларның адресын табарга булышты», — дип дәвам итте солдат. Ир-егет яраланып өйгә кайткач, ул хат язган балалар янына барырга булган. Юкка чыккан хатта Валерия танк, кечкенә Сережа корабль ясаган булган. «Без сезнең белән горурланабыз! Тизрәк кайтыгыз!», — дип кул да куйган сабыйлар.

Ул сөйләгән вакытта, Валерия белән Сережа кунакларыннан күзләрен дә алмыйча, тыңлап утырдылар. 

«Мин мондый очрашу булыр дип көтмәгән идем. Мин шок хәлендә! Без Ватаныбызны бик яратабыз һәм солдатларыбызга ярдәм итәбез, шуңа күрә аларга хатлар һәм посылкалар җибәрдек», — дип уртаклашты сигез яшьлек малай. 

«Без аларны кыш көне яздык, хатлар барып җиткәнме-юкмы, белмәдек. Солдатлар бирешмәсен, безнең өчен сугышсыннар дип хатлар яздык!», — дип хуплады кызчык.

«Балалардан килгән хатларның барысын да саклыйбыз, алар безгә көч бирә. Юкка чыккан хатлар минем беренче хатларым иде. Аларның энергиясе, яхшы сүзләре хисабына шулай килеп чыкты да: мин госпитальгә эләктем, ә үлмәдем. Мондый буын белән җиңү безнең кулда булачак!», — дип аңлатты «Римлин».

Әз генә булса да үзе турында да сөйләп китте. Аңа 44 яшь, ике баласы бар икән. Махсус хәрби операция зонасында ул 2022 елдан бирле хезмәт итә. Шул вакыт эчендә ике контузия һәм бер җитди яра алган. Гаиләсе аны җибәрергә теләми, ләкин ир үз сүзендә нык тора, сугыш тәҗрибәсе аны үзгәрткән. Бу турыда «Римлин» үзе сөйләде: «Мин моңарчы производство башлыгы, төзүче булып эшләдем. Хәзер барысы да әһәмиятсезрәк булып тоела». Ир-егет волонтерлар турында да фикерләре белән уртаклашты:

— Минемчә, волонтерлар — зур хәреф белән язылган кешеләр! Аларга һәрдаим сабыр булырга кирәк, ә бит һәркемнең диярлек үз эше, балалары, гаиләләре бар... Минем волонтер танышым бар, аның авыру баласы аңа посылкалар җыярга ярдәм итә. Икенче таныш кызның ДЦП белән авыручы баласы әнисенә шулай ук посылкалар җыярга ярдәм итә. Мин моны үз күзләрем белән күрдем һәм бу безгә фронтта көч бирә. 

Куйган бурычлар үтәлә! 
Түбән Кама хәрби комиссариаты контракт хезмәтенә җыюны дәвам итә. Ярдәм чаралары арту белән хәрби хезмәткә кандидатлар саны да шактый арткан. Һәрхәлдә Республика куйган бурычлар үтәлә! Бу хакта Түбән Кама районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков сөйләде:

— Безгә көн саен кандидатлар килә, контрактлар төзи. Соңгы көннәрдә илледән артык кеше мөрәҗәгать иткән, алар үзләре хезмәт узарга гына түгел, ә махсус хәрби операция зонасында булган бурычларны да үтәргә теләк белдерде. 

Шуны әйтеп китик, Түбән Камада хәзерге финанс ярдәменнән тыш, шул исәптән җир кишәрлекләрен дә бүлеп бирү мәсьәләсе карала.

— Контрактны хәзер бер көн эчендә төзергә мөмкин. Кандидатларны без үзебез барлык нокталар буенча йөртәбез, военкоматка илтәбез. Контрактны 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге башка төбәкл әрдән кил гән гражданнар да төзи ала. Чикләүләр сәламәтлек торышы буенча гына бар.

  • РФ Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында тулырак мәгълүмат heroestatarstan. ru яисә 117 телефоны яисә +7 917 292-26-12, +7 965 589- 78-50, +7 965 589-72-98, +7 (8555) 44-04-17 телефоннары буенча белешергә була.

Кирилл Давкаев фотолары

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев