Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама су каналына кайнар суны еш сүндергән өчен штраф түләргә туры киләчәк

50 мең сум күләмендә штраф салынды.

Түбән Кама халкы 3 ай эчендә берничә тапкыр кайнар су белән тәэмин итү хезмәтеннән мәхрүм ителгән. Чишмәле, Сөембикә, Гагарин, Корабль, Чәбия, Ямьле урамнарындагы 30 йортта, Химиклар, Тынычлык һәм Төзүчеләр проспектларында яшәүчеләр май аеннан бирле берничә тапкыр кайнар сусыз калганнар. Сәбәбе — авария. Һәм һәрвакытта да хезмәт күрсәтүче су белән тәэмин итүнең өзелү вакыты буенча срокларны бозган.

Татарстанның Торак инспекциясе хезмәткәрләре прокурорлар белән берлектә яшәүчеләрнең кайнар су белән тәэмин итү буенча хезмәтләрне тиешенчә күрсәтмәү буенча мөрәҗәгатьләрен карадылар. 

Кайнар су җиткерүче «ВК и ЭХ» АҖ халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды, 50 мең сум күләмендә штраф салынды. 

Исегезгә төшерик, 354 нче кагыйдәләрнең 1 нче кушымтасының 4 нче пунктына ярашлы рәвештә, кайнар су бирүне туктатуның рөхсәт ителгән дәвамлылыгы: 1 ай дәвамында 8 сәгать (барлыгы), берьюлы 4 сәгать, тупик магистральдә авария булганда — рәттән 24 сәгать.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев