Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән кама студентлары «Урман» паркы территориясендә өмә үткәрде

Узган атна ахырында Түбән Каманың «Урман» паркы территориясен җыештырырга йөзләгән студент чыкты.

Өмә Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин инициативасы белән оештырылды. Чарада катнашкан урта һәм югары уку йортлары укучылары, укытучылары белән берлектә, агачлар арасыннан йөреп, коры яфракларны, җәй буена җыелган чүп-чарны (пластик калдыклар, пакетлар, кәгазьләр) җыйдылар, аннары аларны махсус капчыкларга тутырып, трактор чүмеченә салдылар. 

Парк территориясен ел саен яз һәм көз айларында тәртипкә китерәләр. Чөнки анда һәрвакыт кеше күп була. Түбәнкамалылар урман буйлап йөрергә яраталар, йөгерү, велоспорт белән шөгыльләнәләр, шуңа күрә популяр ял итү урыны пөхтә булырга тиеш. Өстәвенә, мондый акцияләр укучыларны әйләнә-тирә мохит турында кайгыртырга өйрәтә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев