Түбән Кама студентлары маскировка челтәрләре үрәләр
Проектта катнашу студентларга Җиңүгә үз өлешләрен кертергә һәм зур эштә берләшергә мөмкинлек бирә.
Түбән Каманың Е. Н. Королев исемендәге политехник көллияте студентлары сугыш кырында куркынычсызлыкны тәэмин итә, техниканы һәм шәхси составны дошманнан яшерә торган маскировка челтәрләре үрәләр. Бу хакта шәһәр мэриясенең рәсми сайтында хәбәр ителә.
Алар үрү техникасын үзләштерәләр һәм төрле материаллар белән эшлиләр, үз күнекмәләрен һәм җаваплылык тойгысын үстерәләр. Һәр ятьмә сугышчыларыбызны кайгырту һәм аларга ярдәм итү белән сугарылган.
Аларның күбесенең Ватаныбызны саклап хәрби бурычларын үтәүче якыннары бар. Сугыш хәрәкәтләре зонасындагы сугышчылар арасында көллиятне тәмамлаучылар да җитәрлек.
Проектта катнашу студентларга Җиңүгә үз өлешләрен кертергә һәм зур эштә берләшергә мөмкинлек бирә, диелә хәбәрдә.
Фото: https://vk.com/tubenkama
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев